"Бөек Ватан сугышы- дәүләт бүләкләре"

Илбәк авыл китапханәсендә укучы балаларга "Бөек Ватан сугышы- дәүләт бүләкләре" дип исемләнгән аңлатма сәгате үткәрелде. Бөек Ватан сугышы башлангач илебез фашистларга каршы көрәшкә күтәрелде. Балалар белән Бөек Ватан сугышы турында сөйләштек. Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклары өчен Татарстанда туган 100 меңнән артык кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. 225 кеше иң югары бүләккә – Советлар Союзы Герое Алтын Йолдызына лаек булган. Авылыбыз горурлыгы Вәлиев Әкрам Искәндәр улы да Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.