Ильбяковская сельская библиотека - филиал № 13

#ВЛКСМ102

 1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре I нче Бөтенрусия корылтаенда Русия коммунистик яшьләр берлеге (РКСМ) исеме белән оештырыла,1924 елдан-Русия ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге(РКСМ),1926 елдан-ВЛКСМ. ВЛКСМның үз уставы,үзәк һәм җирле җитәкче органнары була. Ширкәтләрдә,колхоз-совхозларда,уку йортларында,Совет Армиясе гаскәри берлекләрендә башлангыч комсомол оешмалары оештырыла. ВЛКСМ әгъзалыгына14 яшьтән 28 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар кабул итә.ВЛКСМ әгъзалары хезмәттә үрнәк күрсәтергә,белемнәрне,мәдәниятне үзләштерергә,илнең сәяси тормышында актив катнашырга тиешләр. Комсомол Владимир Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы белән җитәкчелек итә.