"Ил күәте-халыклар бердәмлегендә"

Китапханәдә "Ил күәте - халыклар бердәмлегендә" исемле кичә узды. Чара Халыклар бердәмлеге елына багышланды. Китапханәче Россиянең дөньяда территориясе буенча иң зур ил булуы, анда 190нан артык милләт вәкилләренең 270 тел һәм диалектларда аралашуы, сан ягыннан татарларның русларлан кала икенче урында булуы, илебез җирлегендә 47 милләтнең аз санлы булып, югалу куркынычы булуы турында сөйләде. 2026 ел - Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе - илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау билгесе икәне ассызыкланды.