Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

"Үлемсез Җәлил"

Авыл китапханәсе каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан "Үлемсез Җәлил" исемле батырлык сәгатенә мәктәп укучыларын чакырды. Чарада Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, батырлыгы турында сөйләнелде. Казан шәһәрендә урнаштырылган Җәлил һәйкәле турында мәгълүмат бирелде. Шагыйрьнең шигырьләре кычкырып укылды. Күргәзмәдә урын алган китаплар белән таныштырылды. Укучылар "Сәгать" шигырен һәм "Ана" поэмасын инсценировкаладылар. Тәкъдим ителгән викторина Муса Җәлил иҗаты турында балаларның белемнәрен ныгытты.