"Ил күәте-халыклар бердәмлегендә"

2026 ел - Россиядә халыклар бердәмлеге, Татарстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан китапханәдә оештырылган күргәзмәгә күзәтү ясалды. Күргәзмәдә Россия халыклары турында информация, әдәбияты үрнәкләре белән танышырга була. Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт батырлыгы күрсәткән республика буларак танылган. Казан (2020) һәм Яшел Үзән (2025) "Хезмәт батырлыгы шәһәре" дигән мактаулы исемгә лаек булдылар. Әлеге исем Бөек Ватан сугышы елларында хәрби һәм гражданнар продукциясе предприятиеләрендә өзлексез җитештерүне тәэмин иткән, шуның белән коллектив хезмәт батырлыгы күрсәткән шәһәрләргә бирелә.