"Сиратларны кичкән шагыйрь"



Өлкән яшьтәгеләрнең ялын файдалы оештыруга юнәлдерелгән "Алтын еллар-Золотые годы" Татарстан Республикасы проекты кысаларында китапханәдә "Сиратларны кичкән шагыйрь" кичәсе узды. Әдәби чара азат рухлы, туган теле, туган халкы өчен фидакарьләрчә язган шагыйрь Хәсән Туфан иҗатына багышланды. Китапханәче язучының тормыш юлы белән таныштырды. Дүрт дистә ел китапханәдә хезмәт куйган Сәрия Фаиз кызы шагыйрьнең сөргенлек еллары хакында сөйләде. Кичәдә әдипнең киң таралган шигырьләре укылды.