Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

#ТатарчаДиктант2025

Бүгенге көндә "Татарча диктант" акциясе Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Соңгы елларда акция 31 илдә һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында уза. Безнең китапханә дә әлеге акциягә кушылып, татар телендә грамоталылыкларын тикшеререргә теләүче авылдашларны диктант язарга чакырды. Диктант язу башланыр алдыннан китапханәче акция турында белешмә бирде, тәкъдим ителгән текст авторы - мәгърифәтче, этнограф Каюм Насыйринең иҗаты турында кыскача сөйләде. Диктантны язганнан соң катнашучыларга Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан әзерләнгән Рәхмәт хатлары тапшырылды.