"Каләм очында затлы сүз"


Китапханәдә "Каләм очында затлы сүз" дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Чара Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, ТРның Г. Тукай ис. Дәүләт премиясе, Россиянең К. Станиславский ис. Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның, Башкортостанның, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышланды. Китап сөючеләр әдипнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Туфан Миңнуллинның халык күңелен яулаган драма әсәрләре турында фикер алыштык, "Туфан" документаль фильмын карадык.