"Дуслык елмаюдан башлана"



Лагерьнең соңгы көнендә балалар белән табигатьтә "Дуслык елмаюдан башлана" исемле бәйрәм чарасы оештырдык. Балалар ике командага бүленеп уйнадылар, дуслык кадере турында табышмаклар әйтештеләр, әдәби әсәрләр геройларының дусларын "таптылар", команданың бердәмлегенә, җитезлегенә биремнәр үтәделәр. Һәм, әлбәттә, ярышта дуслык җиңде.