"Минем бабам - Бөек Ватан сугышы герое"

Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан "Минем бабам - Бөек Ватан сугышы герое" дип исемләнгән чара узды. Балалар Бөек Ватан сугышы вакытында Югары Стәрле авылының яшәеше, фронтка 363 авылдашның китеп, туган якларга бары 177-есенең генә кайтуын, фронтовикларның нинди бәрелешләрдә катнашып, аларның күрсәткән батырлыклары, орден-медальләр белән бүләкләнүләре, фронтовик авылдашлар арасында разведчик, партизан, танкистлар булуын да белделәр. Чарада катнашкан һәр бала фронтовик бабасы турында горурлык белән сөйләде, әбиләренең сугыш чорындагы авыр тормыш турында сөйләүләрен искә төшерде. Балаларның фронтовик бабаларының, тылда хезмәт иткән әбиләренең язмышына битараф булмавы, тарих белән кызыксынулары сөендерә.