Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

#БөекҖиңүгә80ел

8 май көнне Югары Стәрле авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә салынган һәйкәл каршысында узган әлеге чарада җырлар, шигырьләр яңгырады. Авыл җирлеге башлыгы Сабирҗанова Л.С. , район администрациясеннән вәкил Халиуллин А. Ф., ветераннар советы рәисе Хабибуллин М. С., әфганчы Султанов И. М. кунакларны бәйрәм белән тәбрикләделәр. Авылыбыз имамы Галимулла абый илебез азатлыгы өчен корбан булганнар рухына дога ирештерде. Сугыш чоры баласы Миннегалиева Флүрә апа истәлекләре белән уртаклашты, Тухбатуллина Гөлнур фронтовик бабасына багышлап шигырен укыды. Яу кырында батырларча көрәшкән авылдашларга мәдхия җырлаган, истәлек-хатирәләргә бай булган, күз яшьләре белән сугарылган чара һәйкәлгә венок салу һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды.