Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

#БөекҖиңүгә80ел

Китапханәдә бик хөрмәтле авылдашыбыз Фирдәвес Зөфәр улы Исламов белән җылы очрашу узды. Районыбызда белемлелеге, үз эшенең остасы булуы, көчле оештыру сәләте, кешелеклелеге белән абруй казанган җитәкче Фирдәвес Зөфәр улын авылдашлар да бик хөрмәт итәләр. Югары Стәрле җирлегендә мәчет төзү, данлыклы колхоз рәисе Зәер Кашаповка истәлек тактасы кую, "Мирас" ял паркын оештыру, авыл юлларын төзекләндерүдә финанс яктан да, техника белән дә нык ярдәм иткән кеше ул. Фирдәвес Зөфәр улын башка рухи дәрәҗәгә күтәргән тагын бер игелекле хезмәте бар - Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызның сугышчан юлларын инде 30 елдан артык өйрәнүче эзтабар ул. Дистә еллар билгесезлектә яшәгән авылдашларның хәбәрсез югалган туганнарын эзләргә, каберләрен барларга ярдәм итә. Йокысыз төннәр, тырыш хезмәт, эзләнүләрнең нәтиҗәсе - 100 фронтовик авылдашыбызның ачыкланган язмышлары. Фирдәвес Зөфәр улы хәбәрсез югалганнарны нинди юллар белән табуы, авылдашларыбызның нинди фронтларда хезмәт итүе, орден-медальләр белән бүләкләнүе, әсирлеккә төшкән якташларыбызның аянычлы язмышлары турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сөләйман кызының, Фирдәвес абыйның бертуган сеңлесе Фәридә ханымның истәлекләре, Урманай китапханәчесе Гөлгенә Хәйбуллинаның моңлы җыры, Сарлы урта мәктәбе укучыларының Рабит Батулланың "Мизгел" театр тамашасы кичәне тагы да ямьләндереп җибәрде.