"Тукай балаларга"

Китапханәдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан "Тукай балаларга" исемле әдәби кичә узды. Чарага килгән балалар әдипнең авыр балачагы белән таныштылар, балаларга атап язылган шигырьләрен укыдылар. Китапханәче "Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!" китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар Габдулла Тукай иҗаты буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, "Кәҗә һәм сарык" әкиятен карадылар.