Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

"Каләм һәм штык бер сафта"

Китапханәдә "Каләм һәм штык бер сафта" исемле әдәби кичә узды. Чара Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучыларына багышланды. Сугышта 124 татар язучысы(40-ы Язучылар берлеге әгъзасы) катнаша. 34 язучы сугышта һәлак була. Илебездә бу кадәр югалту кичергән Язучылар берлеге башка юк. Дәһшәтле сугыш чорында язучыларның иҗади эшчәнлеге, сугышчан юллары турында мәгълүмат бирелде, "Сугыш чорында язучылар" исемле видео күрсәтелде. Фронтовик, драматург Мөхәммәт Әблиевның тормыш юлы аеруча кызыксыну уятты. Аның кызы, Наилә Әблиева, безнең авылга юллама буенча килгән рус теле һәм әдәбияты укытучысы иде. Әблиевнең данлыклы "Шәмсекамәр" драмасы турында фикерләр дә алыштык.Чара ахырында фронтовик шагыйрьләрнең ялкынлы шигырьләре укылды. Дошманга каршы штык белән дә, каләм белән дә көрәшергә көч тапкан, батыр йөрәкле, курку белмәс каһарман язучыларыбызны без онытырга тиеш түгел.