Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

"Әнкәйләргә һәйкәл куярлык"

"Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән бөтен дөньяга хәят биргән алтын кешене - Ананы олылыйк! Кешедә булган гүзәллек кояш нурларыннан һәм ана сөтеннән килә, менә шулар безнең йөрәкләрне яшәүгә мәхәббәт белән сугаралар! Кояшсыз гөлләр чәчәк атмый, мәхәббәтсез бәхет юк, хатын-кызсыз мәхәббәт юк, анасыз - шагыйрь дә, батыр да юк", - дип язган рус язучысы Максим Горький. Балалар күңелендә кадерле кешеләребез әниләргә карата хөрмәт, олылау хисләрен үстерү максаты белән 8 Март халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан китапханәдә әниләр турында шигырьләрне уку оештырылды. Балалар Бикә Рәхимова, Сания Әхмәтҗанова, Роберт Миңнуллин, Резеда Вәлиева, Нурия Измайлова шигырьләре белән таныштылар.