#Җиңүгә80ел

Бүген Түбән Стәрле авылында яшәүче тыл ветераны Валиева Катифә Тимербай кызына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медале тапшырылды. Катифә апа 1928 елда Түбән Стәрле авылында туа. Сугыш елларында торф чыгаруда эшли. Бу эш ул вакытта чын мәгънәсендә икенче фронтка әйләнә, чөнки торф сугыш кораллары ясый торган заводларны, электр станцияләрен эшләтүгә, торак йортларны җылытуга тотыла. Эш шартларының ничек авыр булганын хәзер аңлатуы да кыен. Татар кызларының торфны Мәскәү, Вологда, Иваново өлкәләреннән алып, ерак Себер җирләрендә дә чыгарганы мәгълүм. Татарстан кызларын, товар вагоннарына төяп, читкә, эшкә озатканнар. Күбесе авыр эштән, ачлыктан үлеп калганнар. Сугыштан соң Катифә апа терлекчелектә эшли - атлар карый. Ире белән дүрт ул тәрбияләп үстерәләр. "1964 елда гына без эшләгәнгә акча күрә башладык. 3 сум 50 тиен бик зур акча иде ул вакытта", - дип искә ала ул. 97 яше белән барган тыл ветераны ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар, матбугат басмалары белән һәрдаим танышып бара. Сугыш, ачлык, ялангачлыкны кичергән Кәтифә апа сугышлар бетеп, илгә имин көннәр килсә иде дигән изге теләктә кала.