"Зур сугышның кечкенә геройлары"
Китапханәдә "Зур сугышның кечкенә геройлары" исемле танып-белү сәгате узды. Балаларга Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен илнең иң югары бүләге - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар турында сөйләнде. Укучылар үзләренең яшьтәшләре Леня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Валя Котик турында кызыксынып тыңладылар. Анна Печерскаяның " Балалар - Бөек Ватан сугышы геройлары" китабыннан өзекләр укылды.