Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

"Үзенә һәм театрга тугрылык"

 Китапханәдә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Камал театрының әйдәп баручы артисты Әзһәр Шакировның иҗатына багышланган кичә узды. Күренекле якташыбыз тиздән 85 яшен түгәрәкли. Әзһәр әфәнде гомере буе сәхнәгә тугры булып калды һәм тамашачы өчен хезмәт кылды. Чарада катнашучылар артистның туган авылы Яңа Ташлыяр, балачагы, Нәҗибә Ихсанова белән Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесында белем алулары турында кызыксынып тыңладылар. "Әни" видеоролигы аша Әзһәр Шакировның үзе сөйләвендә әнисенең гыйбрәтле язмышы бик тәэсирле булды. Артистның "Язмыш" һәм "Халкымның кадерле шәхесләре" китапларына күзәтү ясалды, өзекләр укылды. 64 ел дәвамында Әзһәр Шакировныд татар, рус, чит ил классикасы, хәзерге көн драматургиясе әсәрләрендә төрле пландагы 159дән артык сәхнә образы тудыруы, иң уңышлы рольләре турында фикерләр алыштык.