#Әдәбимарафон2024


Азнакай районы китапханәчеләре #ӘдәбиМарафон_2024 финалистларын бүләкләү тантанасында катнашты. Бәйрәм Казан шәһәре Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетының Зур концерт залында узды. Күренекле язучылар, министрлыклар вәкилләре, театр һәм эстрада артистлары чыгышлары белән үрелеп барган әлеге тамаша матур мизгелләр бүләк итте.