"Встреча с патриотом и следопытом Исламовым Фирдависом"

Туган авылы Югары Стәрле өчен бик күп игелекле эшләр башкарган Исламов Фирдәвес Зөфәр улы китапханәдә кунакта булды. Ул 30 ел дәвамында эзләнү эшләре алып барып, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган авылдашлар, яу кырында һәлак булганнарның җирләнгән урыннары турында мәгълүматлар туплаган, күпме билгесезлектә яшәгән гаиләләргә кадерлеләре, тилмереп көткән балаларга әтиләре турында хәбәрләр ирештергән. Дистә еллар буена куелган хезмәт өч калын папкаларда искиткеч тәртип белән урнаштырылган. Фирдәвес абый әлеге папкаларны китапханәгә файдалануга тапшырды. Китапханә өчен бәяләп бетергесез бүләк бу.