Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

"Сабый күңелле шагыйрә"


Клуб яны лагерена йөрүче балалар белән танылган шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәйрүзә Мөслимова иҗатына багышланган шигърият сәгате узды. Китапханәче балаларны шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Фәйрүзә Мөслимованың яшүсмерләр тормышындагы кызыклы вакыйгалар, маҗаралы хәлләрне үз эченә алган шигырьләре укылды, кызыклы сюжетка корылган әкиятләре тәкъдим ителде. Малайлар һәм кызлар командаларга бүленеп, укылган әсәрләр буенча викторина сорауларына җаваплар да бирделәр.