Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

"Факил Сафинның 70 яшьлек юбилее"

Китапханәдә күренекле прозаик, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Факил Сафинның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби сәгать үтте. Китапханәче әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Язучының иҗатында төп тема булып татар халкының язмышы турында уйланулар тора. Чарада катнашучыларда Факил Сафинның әдәбиятка нинди урау юллар белән килеп керүе, бүгенге көндә дә популяр булган "Гөлҗиһан"ының язылу тарихы кызыксыну уятты.