"Кышкы уеннар"

Тау шуып, хәрәкәтләнеп, кышкы чиста һаваны сулаулары нинди рәхәт!
Тау шуганда
Их, рәхәт элдереп төшү
Биек тауның башыннан!
Хәтта җип-җитез җилләр дә
Җитә алмый артыңнан.
Узышуы җилләр белән
Рәхәтен рәхәт тә бик,
Чана тартып менәргә тик
Тавы гына бик биек!
Резеда Шәрипова