Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

#ХакимҗанХаликов_90ел

Нәни героен яратып, үз итеп, һәр дәвер өчен үзенчә яңа яңгырашлы хәл-әхвәлләрдә тасвирлаучы балалар язучысы Хакимҗан Халиковның 90 еллык юбилеена багышлап шигърият сәгате узды. Х.Халиков – шигырьләр, җырлар, шигъри әкиятләр, табышмаклар, башваткычлар, тел шомарткычлар, сәхнә әсәрләре авторы буларак балалар әдәбиятында зур уңышларга ирешкән шәхес. Уңышның төп нигезе баланы кызыксындыра алу белән бәйләнә. Нинди генә жанрда иҗат итсә дә балалар күңеленә тирәнтен үтеп керү осталыгына ия ул. Шагыйрь көтелмәгән ачышлар ясый, аз сүз белән күп нәрсә әйтергә омтыла, балаларны ихтирам итә, кечкенәләрнең күңел байлыгын, олы дөньясын оста ачып бирә. Балалар белән Х.Халиковның ихлас, самими, шаян шигырьләрен укыдык. Әлеге шигырьләр тирә-юньне танып белергә, тискәре һәм уңай сыйфатларны аерырга, һәрнәрсәдән матурлык табарга өйрәтә.