«Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән...»


1 августта Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, танылган журналист, публицист һәм нечкә зәвыклы әдәби тәнкыйтьче, эссеист Роберт Миңнуллинга 75 яшь тулган булыр иде. Роберт Миңнуллин – Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы диплом, М.Җәлил, А.Алиш исемендәге, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре иясе. Шагыйрьне искә алып китапханәдә әдәби-музыкаль кичә узды. Чарада катнашучылар әдипнең лаеклы узган тормыш юлы, өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә язылган гаять зур әдәби мирасы, матбугатта, телевидениедә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында күпкырлы эшчәнлеге турында мәгълүмат алдылар. Видеоязмалардан әдипнең үзе укуында татар халкының киләчәге, туган теле өчен борчылган шигырьләрен тыңладылар, композиторлар белән берлектә иҗат иткән лирик җырларын ишетеп хозурландылар.