«Яздым бәет, итмә гаеп...»

2023 – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап китапханәдә “Яздым бәет, итмә гаеп...” исемле фольклор кичәсе узды. Бәетләр бары тик татар халык иҗатына гына хас, аерым кешенең шәхси фаҗигасен чагылдырган лирик жанр. Тормышта төрле фаҗигале хәлләр әледән - әле булып тора. Авыр кайгыларга, кадерле кешеләрен югалтуларга карата кеше бәет иҗат итә. Югары һәм Түбән Стәрледә дә шигъри җанлы авылдашларыбыз булган һәм бар. Кичәдә китапханәдә тупланган күпчелек бәетләрнең авторы, газиз кызына гына түгел, фаҗигале рәвештә яки авыру сәбәпле яшьли гүр иясе булган авылдашларга атап иҗат иткән Газизуллина Миннеҗиһан әбинең, Гомәрова Фәгыйлә һәм Хамидуллина Хәтирә әбиләрнең бәетләре укылды. Бәетчеләр арасында яшьрәкләр дә бар. 3 кечкенә баласын калдырып, 43 яшендә каты авырудан вафат булган тормыш иптәшен сагынып язган Хайруллин Фәнил, газиз әткәсен югалту ачысы белән бүлешкән Хөсәенова Гүзәл. Чарада катнашучы Хаертдинова Флюра апа абыйсына багышлап язган бәетен укып ирештерде. Әлеге бәетләр яшәү асылын төшендерә, якыннарыбыз никадәрле кадерле икәнен ассызыклый. Кичәне йомгаклап, бәетләрдә телгә алынган, аларны иҗат иткән мәрхүм авылдашлар рухына дога укылды.