“Дөньяга әйтер сүзем бар”

Китапханәдә прозаик, драматург, балалар язучысы, публицист, кыю фикерле җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың 85 яшьлек юбилеена багышланган “Дөньяга әйтер сүзем бар” исемле әдәби сәгать узды. Китап сөючеләргә язучының тормыш һәм иҗат юлы турында информация бирелде, журналистлар тарафыннан алынган берничә интервьюдан өзекләр укылды. Татарстанның халык язучысы Батулла күпкырлы талантлы шәхес буларак укучыларда зур кызыксыну уятты. Әдипнең китаплары тәкъдим ителгән күргәзмәгә дә күзәтү ясалды.