«Язмышларга буйсынмас җан»



Китапханәдә күренекле татар шагыйре, драматургы, Россиянең һәм Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортостан Республикасының халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 95 ел тулуга багышланган шигърият сәгате узды. Гомере буе татар халкы, туган теле язмышы өчен борчылып, Башкортостанда яшәгән Әнгам Атнабаевның катлаулы тормыш юлы белән танышканнан соң, әдипнең шигырьләрен укыдык. Сәрия апа Нургалиева Ә.Атнабаевның иҗатын яратуын ассызыклап, берничә шигырен яттан сөйләде. Интернет аркылы нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров укуында да шигырьләрен тыңладык.