Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

«Татар театры легендасы»

Китапханәдә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, татар театры легендасы Нәҗибә Ихсанованың тууына 85 елга карата кичә узды. Китап укучыларны артистның “Уйнап узган гомер” исемле китабы аша тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру булды. Якташыбызның балачагы, Мәскәүнең  Щепкин исемендәге югары театр училищесында  уку еллары, Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театрына 58 ел хезмәт итүе, 120ләп роль уйнавы, гаиләсе  турында сөйләнде. Нәҗибә Ихсанова турында  “Андыйларны падишахлар да күрмәгән” исемле фильм да күрсәтелде.