“Балачак җырчысы”


Китапханәдә шагыйрә, язучы, “Маяк” район газетасы журналисты, Азнакай төбәгенең хөрмәтле хатын-кызларыннан берсе Шәрипова Резеда Сәрвәр кызы белән очрашу узды. Кичәдә Сарлы авылы һәм Җиңү бистәсе мәктәпләрендә укучылар һәм укытучылар катнашты. Китапханәче шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Кичә балалар башкаруында шигырьләр, җыр-моң белән бик җанлы һәм җылы үрелеп барды. Резеда Сәрвәр кызы шигырьләрен укыды һәм укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, китапханәгә китапларын бүләк итте.