«Конституция- республиканың төп законы»


Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулуга карата китапханәдә танып - белү сәгате узды. Китапханәче балаларга республиканың төп законы буларак Конституция турында информация бирде; аның кайчан кабул ителүе, нинди бүлекләрдән торуын сөйләде. Ил гражданнарының хокук белән янәшә бурычлары булуы һәм аларны үтәү мәҗбүри икәнен аңлатты. Балалар белән Татарстан символикасы, идарә органнары, географиясе, табигый байлыклары буенча блиц-сорашу, республиканың танылган шәхесләре буенча “Кем күбрәк белә?” уены да уздырылды.