“Азнакай төбәгенең данлы улы”


Китапханәдә Азнакай төбәгенең данлы улы, хәрби эшлекле, ике тапкыр Ленин ордены, дүрт Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Суворов, “Почет Билгесе” орденнары иясе, генерал-майор Фатих Булатовның тууына 120 ел тулуга карата патриотик сәгать узды. Ф.Булатовның тормыш юлы, хәрби өлкәдәге казанышлары, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары, сугыштан соң эшчәнлеге, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләве турында информация бирелде,чарага әзерләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.