Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

“Җиңү язы тере хәтер булып,яшәсен йөрәкләрдә!”

Җиңү бәйрәме – илебездә иң мөһим бәйрәм. 1418 көн һәм төн буена барган канкойгыч сугышта Советлар Союзы 26 миллионнан артык кешесен югалта, меңнәрчә шәһәр – авыллар җимерелә, завод- фабрикалар юкка чыга. Ил өстенә килгән мондый хәсрәтне онытырга хакыбыз юк. Һәр авыл- шәһәрдә Җиңү көненә карата чаралар уза. Югары Стәрле авыл халкы да яу кырында һәлак булган, сугыш яраларыннан вафат булган авылдашларын бер минутлык тынлык белән искә алды, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары истәлекләре белән уртаклашты, һәйкәлгә веноклар салынды,  авыл биләмәсе рәисе һәм район вәкиле бәйрәм белән котладылар. Чарада сугыш чоры җырлары яңгырады, биюләр башкарылды. Соңыннан тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына бәйрәм күчтәнәче таратылды.