Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

“Кулланучы хокукларын беләсеңме?”

15 ел элек “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  Россия Федерациясе Законы һәм Дәүләт стандарты кабул ителде. Без кулланучылар буларак үз хокукларыбызны белергә тиеш. Шул максат белән “Кулланучы хокукларын беләсеңме?” исемле әңгәмә уздырылды. Кулланучының нинди хокуклары бар? Товар турында мәгълүматны белү ни өчен бик мөһим? Сыйфатсыз товар сатып алганда яки хезмәт(услуга) күрсәтелсә нишләргә? Күпме вакыт аралыгында товарны кире тапшырырга, сыйфатсыз техниканы төзәттереп яки алыштырып алырга була? Нинди товарлар кире кайтарылмый? Әлеге сорауларга китапханәче чара барышында мәгълүмат бирде. Кулланучылар өчен “Товар турында  мәгълүмат  укыйбыз” белешмә – сүзлеге  тәкъдим ителде. Катнашучылар әңгәмәгә кушылып, тема буенча фикерләрен белдерде, тормыштан мисаллар китерде.