Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

“Спортны гомерлек юлдаш итеп”

Югары Стәрле китапханәсендә  авылдашыбыз, спорт остасы, полиатлон буенча 40 тапкыр  Татарстан, 10 тапкыр Россия чемпионы, 2 мәртәбә дөнья чемпионаты көмеш медаль иясе Хөҗҗәтов Мәннәф Сөлайман улы белән очрашу кичәсе узды. Кичәгә Сарлы урта мәктәбе өлкән класс укучылары, укытучылары, авыл советы, мәдәният йорты хезмәткәрләре чакырылды. Чарага Мәннәф абый турында вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләр, аның ярышларда яулаган кубоклары, медальләре, Россия һәм Татарстан президенты Мактаулы грамоталары, рәхмәт хатлары, шәхси фотоларыннан  күргәзмә оештырылды. Чара балалар чыгышы белән башланып китте. Спортсменның биографиясе, тормышыннан кызыклы фактлар белән танышканның соң сүз кунакка бирелде. Мәннәф абый ничек олы спортка кереп китүе, ирешкән уңышлары, бүгенге көндә дә формада булып ярышларда катнашуы турында сөйләде, хәзерге спорт турында фикерләре белән уртаклашты, балаларга киңәшләрен бирде. Авыл  советы рәисе авылдашыбызга рәхмәтләрен җиткереп бүләк тапшырды. Китапханәдән Мәннәф абыйга очрашу истәлеге итеп “Татар дөньясы” китабы бүләк ителде.