Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

«Әнкәйләрне зурлау кирәк!»

Татар әдәбиятында Ана образына зур урын бирелә, ул борын-борыннан изгелек, тәрбиялелек төшенчәләре белән бергә куела. Кулына каләм алган һәркем әниләр турында язмый кала алмый. 1000 елдан артык тарихы булган татар әдәбияты искиткеч гүзәл әсәрләргә бай. Алар арасында әниләргә багышланганнары бихисап. «Әнкәйләрне зурлау кирәк!»дип исемләнгән чарада Шәмсия Җиһангированың "Кыйбла барлау", Роберт Миңнуллинның "Әнкәйне сайлап алмыйлар", "Әнкәйләргәдер бар авырлык" шигырьләре, Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять", Фоат Садриевның "Таң җиле" әсәрләреннән өзекләр укылды. Әлеге әсәрләрдә аналарның бөеклегенә, зирәклегенә һәм матурлыгына дан җырлана.
"Әни" диеп язмыйм ап-ак карга,
"Әни" сүзе калсын йөрәктә.
Әниләрне исән чакларында
Кадерләүләр ай-яй кирәк тә!