Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

“Хакыйкать тудырган фаҗига”

30 сентябрь – репрессия корбаннарын искә алу көне. Бик күп язучылар, шагыйрьләр Сталин тоталитар режимы корбаннары булдылар. Шуларның берсе – Ибраһим Сәләхов(1911-1988). Язучы, Г.Тукай ис. дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казахстанның иң югары дәүләт бүләге иясе И.Сәләховның 10 ел гомере каты режимлы лагерьда уза. Чарада И.Сәләховның тормыш юлы, татар әдәбиятына керткән өлеше,  тоткынлыкта күргән газаплары турында сөйләдем. Язучы иҗатында иң югары нокта булган, төрмә михнәтләрен бәян иткән “Колыма хикәяләрен” тәкъдим итеп, кызыклы битләрен укып ирештердем.