“Табигатьтән шифа алып”

Дару үләннәрен борынгы заманнардан ук инде күп төрле авыруларны кисәтү һәм дәвалау өчен кулланып киләләр. Соңгы елларда фитотерапияга (үләннәр белән дәвалау) игътибар нык артты. Кешеләр табигый дәваның өстенлеген, организмга тискәре йогынтысының булмавын аңладылар. Китапханәдә оештырылган “Табигатьтән шифа алып” исемле күргәзмәдә дәвалау үзлекләренә ия булган үләннәр һәм алар турында китаплар тәкъдим ителде. Әлеге китаплар дару үләннәрен танып белергә, дөрес файдаланырга өйрәтә. Безнең якларда үсүче дару үләннәрен җыю, эшкәртү, куллану турында әңгәмә оештырдык, күзәтүләрдән чыгып киңәшләр бирдек. Чара азагында үлән чәйләре белән сыйландык.