#Әдәбимарафон

Диңгез өстенә алтын йолдызлар сибелә,алар артыннан шаян дулкыннар йөгерә...Кояш кызы,ояла-ояла,сөйгәне куенына кереп бара. Бу сихри мизгелнең бөек тантанасын тоеп,бар дөнья тын калган....Гүзәллек эчендә оеган илаһи тынлыкка хозурланып,бәхет тулы карашларын чиксезлеккә төбәп,диңгез ярында егет белән кыз утыра...Дәшмиләр. Бары йөрәкләр генә серләшә...Зәңгәр диңгезне,алсу офыкларны,төпсез күкләрне иңләп,чиксезлек куенында кушылган җаннар гына бер-берсен назлый....
#РәмзияГабделхакова
#Фәрештәңбулыридем