#Әдәбимарафон

Октябрь ахырларында кар явып,Урал урманнарын актан кидерде. Сулыш алу иркен,дөнья ямьлерәк булып китте. Ләкин бер атна да узмады,кар эреп бетте. Җир кара,карагайлар кара,каен кәүсәләре генә ак. Күк йөзе тәбәнәк,соры,анда җил йөри бугай,болытлар ашыгып ага. Ул да түгел,көзге бәйләнчек яңгырлар башланды. Әйләнә-тирә гел юеш,гел яңгыр,әртилчеләр бил тиңентен сазга батып кайталар,чабаталарга олавы белән балчык иярә,аякка су үтеп алҗыткач,чабата астына күн тегеп,сүс үреп киделәр.