#ТАССРның 100еллыгы
Исламова(Нургалиева) Рәйхана Мирза кызы Югары Стәрле китапханәсендә 1973 елның сентябрь аеннан 1975 ел ахырына кадәр эшли. Алабуга культура-агарту техникумына укырга керә. Авыл китапханәсенә кеше кирәк дигәч,читтән торып уку бүлегенә кучеп кайта. Яңа төзелгән Мәдәният йортында урнашкан китапханәне Шайхуллина Гөлсинә ападан(эш стажы 12 ел)кабул итеп ала. Ул елларда өлкәннәр дә,балалар да китапны күп укыйлар. Кич белән авыл яшьләре тезелешеп утырып газета-журналлар белән танышалар. Укыган китаплар буенча диспутлар,телдән журналлар кебек яңа чаралар кертелә. Китапханәдә эшләгән еллар Рәйхана апа өчен матур хатирәләр калдыра,күңеле белән ул гел китапханәче була. Матур әдәбиятка гашыйк,газета-журналлар яратучы Рәйхана апа бүгенге көндә дә актив китап укучы.