Верхне-Стярлинская  сельская библиотека - филиал № 12
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-12/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423314, РТ, Азнакаевский район, с.Верхнее Стярле, ул. Советская ,32 г

#БиблиотекиАзнакаево

  Нургалиева Сәрия Фаиз кызы 1959нчы елның 11 августында Югары Стәрле авылында туа.Урта мәктәпне тәмамлагач,1976-1978нче елларда Алабуга мәдәният-агарту училищесында белем ала. Аның хезмәт кенәгәсендә ике язу гына бар:1978нче елның 18нче сентябрендә эшкә алынуы һәм 2020нче елның 12 февралендә лаеклы ялга китуе турында.Ул эшли башлаганда авылда халык күп була,800дән артык.Китапханә фонды хәзерге кебек бай булмый,шулай булса да китап укучылар кайткан яңа китапларга чират торып укыйлар.Сәрия Фаиз кызы китапханәдә эшләү дәверендә бик күп җәмәгәть эшләрендә катнаша:2 тапкыр авыл Советы депутаты булып сайлана,30 елдан артык сайлау комиссиясендә секретарь һәм рәис вазифаларын башкара,3 тапкыр халык санын алуда катнаша.Сәрия Фаиз кызы китапханәче эшенең бар нечкәлекләрен белеп,җиренә җиткереп,күңелен биреп 41 ел хезмәт куя.Район администрациясе,мәдәният бүлеге һәм авыл Советы тарафыннан бирелгән күпсанлы диплом-грамоталар,рәхмәт хатлары китапханәченең тырыш хезмәтенә югары бәя.Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы араларында иң кадерлесе.