#Деньпионерии

Югары Стәрле мәктәбендә пионер оешмасы 1930нчы елда төзелә. Беренче вожатый итеп башлангыч класслар укытучысы Мифтахова Гөлҗиһан билгеләнә. Пионер сафларына беренчеләрдән булып иң яхшы укучы, тәртибе үрнәк булган Галиуллин Галимҗан, Хабибуллин Кәлимулла, С.Салихҗан, Г.Сафиян, В.Зөләйха һәм Г.Хәйдәрне алалар. 1956нчы елда пионер бүлмәсе җиһазландырыла. 1958нче елда мәктәптә 400 бала укый, шуларның 250се октябрят һәм пионерлар. 1980нче еллар башында җәйге каникуллар выкытында 1 сменалы пионер лагерьлары оештырыла. 1985нче елларда Павлик Морозов исемендәге 18нче номерлы дружина (Югары Стәрле мәктәбе) алдынгы сафта була.