#МәшһүрТатарГалимнәре-Газиз Гобәйдуллин.
Күренекле тарих галиме һәм язучысы Газиз Гобәйдуллин 1887 елның 27 июнендә Казанда туа. Мәдрәсәне 1904 елда тәмамлый. 1909 елда Казан университетының юридик факультетына укырга керә. Бер ел укыгач,ул тарих бүлегенә күчә. 1916 елда беренче дәрәҗә диплом белән тәмамлый.1917-1918 елларда аның "Борыңгы заман тарихы","Диннәр тарихы" һ.б. дәреслек китаплары,"Төрекме,татармы" кебек фәнни хезмәтләре һәм хикәяләр җыентыгы басылып чыга. 1919 елда ул Казан университетының тарих кафедрасына аспирантурага керә.1917-1919 елларда ул шулай ук татар тарихын тирәнтен өйрәнә,марксизм-ленинизм идеяләрен үзләштерә башлый,шул нигездә Татарстан тарихында феодализм дәверен,аның үзенчәкләрен тикшерә. Газиз Гобәйдуллин беренче чиратта тарих галиме булса,икенчедән,ул язучы да. Аның кыска юмористик һәм сатирик хикәяләре матбугатта 1907 елдан ук күренә башлыйлар. Г.Газиз псевдонимы белән аның хикәяләре,публистик әсәрләре,җыентык битләрендә басылып чыкканнар. "Газиз хикәяләре" җыентык булып 1918,1919,1930 елларда һәм 1958 елда басылдылар.