#БиблиотекиАзнакаево

1936-1939 елларда Вахитов совхозы Стәрле авыл Советына караган,ә клуб совхозның профсоюз оешмасына буйсыган,клуб мөдире булып,Казаннан килгән Гараев фамилияле кеше эшләгән.Китаплар бик аз санда булган,укырга теләге булган кешеләргә,китап бирү эше дә клуб мөдиренә йөкләтелгән булган.1939-1944 елларда Поповченко Николай клуб мөдире булып эшләгән һәм укучыларга китап бирү белән дә шөгылләнгән.1944-1949 елларда клуб мөдире Рамазанов Нафис Һадий улы эшләгән һәм укучыларга китаплар да биргән.1949-1964 елына кәдар китапханә мөдире булып,сугыш инвалиды-Яхин Мавлетзян абый эшли,барлыгы 2500 данә клубтан китап бирәләр,шулай итеп,авыл китапханәсе 1949 елда эшли башлый.1957 елда Вахитов совхозында авыл советы оеша.1973-1994 елга кадәр китапханә мөдире булып-Галимова Зәрия Галиәхмәт кызы эшли. Зәрия Галиәхмәт кызы эшләгән чорда китап конференцияләре,төрле кичәләр,очрашулар оештырыла.Авылдашлар аны олылап,хөрмәт белән искә алалар.Зәрия Галиәхмәт кызы 1994 елның декабрендә вафат була.1994-2017 елга кадәр Валиуллина Зилә Гамил кызы китапханәче хезмәтен башкара.2017нче елның 1мартыннан Мирзаянова Голнур Габделхәмит кызы китапханә эшен дәвам итә.