"Уйнап узган гомер"

Татарстан АССРның атказанган артисты, Татарстан АССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты, Русиянең халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Нәҗибә Ихсанова тууына 85 яшь уңаеннан Буралы авылы китапханәсендә "Уйнап узган гомер" исемле искә алу кичәсе узды. Кичәдә истәлекле вакыйгалар, Нәҗибә ханым уйнаган рольләрне искә тошердек. Китап күргәзмәсе белән танышып, пьесалардан озекләр укылды.