#җинү77

Безнең бабай, Минһаҗев Нурмөхәммәт 1939 елның язында Совет Армиясе сафларына китә. Гадәти солдат тормышы үз агымына аны да ияртә. Әмма... бабай өчен ул бик үк гадәти булмый шул:фин сугышы башлана, ә бераздан Бөек Ватан сугышы. Нүрмөхәммәт бабай сугышның беренче көннәрендә 5 орденлы Полтава дивизиясенең миномет батареясы составында Полтава, Киев, Харьков, Старый һәм Новый Оскол, Кировоград шәһәрләрен саклау өчен барган иң канкойгыч, авыр сугышларда катнаша. 1941 елның җәе, көзе зур югалтулар китерсә дә, 1941 елның кышында Мәскәү янында зур җиңүләр дән соң Совет гаскәрләренең хәле уңай үзгәреш кичерә. 1942 елның көзе... Сталинград операциясе бара. Шәһәр хәрабәләр хәленә әйләнә. Сталинград фронтында хәлләрне үзгәртү өчен Ставка резервыннан 13 гвардия укчысы дивизиясе төзелә. Безнең бабай старшина званиесендә шушы дивизиягә алына. Дивизия сугышчылары дошман Волгага якынлашкан көннәрдә контратакага күчеп, 3көн аяусыз сугышып Мамай Курганын алалар. Немецлар бу ударны көтмәгән булалар. Дивизия сугышчылары немецларны Сталинградтан кысрыклап чыгаралар. Ләкин аларга Сталинград янында немецларның 300000 солдаттан торган 22 дивизиясен, 6 нчы армиянең фельдмаршалы Паулюсны армиясе белән камалышта калдырганча 200 көн төн авыр сугышларда катнашырга туры килә. 1943 елның февралендә зур җиңүдән соң, Нурмөхәммәт бабай "Сталинградны алган өчен", Батырлык өчен медальләре белән бүләкләнә., И. В. Сталиннан " Рәхмәт "белдергән таныклык ала. Бабай Сталинград фронтындагы җиңүләрдән соң ил территориясеннән немецларны куу өчен барган көрәшләрдә Украинаны азат итү сугышларында катнаша. Күкрәгендәге Кызыл Йолдыз ,Ватан сугышы орденнары - шул көрәшләрнең истәлеге. Ил территориясеннән немецларны куып чыгарганнан соң, бабайга Чехословакияне, аның башкаласы Праганы азат итүдә катнашырга туры килә. Җиңү бәйрәмен Прага шәһәрендә каршы алалар. Күкрәген " Праганы азат иткән өчен " медале бизи. 1947 елга кадәр бабай хәрби хезмәтен Австриянең Вена шәһәрендә дәвам итә. Ниһаять, 8 елга сузылган хэрби хезмәтне намус белән үтәп, ул авылына кайта. Гомер буе, безнең бабай авылда эшли. Эби белән 4 ул тәрбиялиләр. 2000 елның 26 маенда бабаебыз мәнге бакыйлык йөртына күчә. Без бик горурланабыз безнең бабаебыз белән. Рәхмәт сиңа бабай!