Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

ӘДӘБИ МИРАСХАНӘ-1.11.2021 - Татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 130 ел (1891 - 1928).

1.11.2021 - Татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 130 ел. (1891 - 1928)
Татар классик драматургиясенең күренекле вәкиле Мирхәйдәр Фәйзи (Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзуллин) 1891 елның 1 ноябрендә Оренбург губернасының Орск өязе Күкшел авылында туган. Аның әтисе Мостафа абзый Оренбург байлары Хөсәеневләрнең Күкшелдәге утарында идарәче булып, Мирхәйдәр бала чагыннан ук мул тормышлы ишле гаиләдә һәм табигать колагында тәрбияләнеп үсә. Сигез-тугыз яшьләреннән абыстайга йөреп һәм өйдәге абыйлары, апалары ярдәмендә укырга-язарга өйрәнә, 1902—1904 елларда Орск мәдрәсәсендә белем ала, аннары Оренбургтагы «Хөсәе-ния» мәдрәсәсенә кереп укый. Шунда укыганда матур әдәбиятка мәхәббәте уянып, үзе дә каләм тибрәтергә керешә: шигырьләр, бәетләр һәм «Татар туе» исемле беренче пьесасын яза. Болардан башка, шушы ук елларда Оренбургтагы «Чүкеч» журналында һәм Казандагы «Әльислах» газетасында аның мәдрәсә тәртипләрен тәнкыйть итүгә багышланган берничә мәкаләсе басылып чыга.
Ләкин Мирхәйдәргә «Хөсәения»не тәмамларга туры килми: йөрәк авыруы аны укуын ташларга мәҗбүр итә. Шуннан соң ул кышларын — Орскида атасы йортында, җәйләрен Күкшел һәм Юнәй авылларында яши. Бер үк вакытта үзлегеннән укуын дәвам иттерә һәм, Орск шәһәре татар яшьләренең культура хәрәкәтендә актив катнашып, андагы һәвәскәрләр драма түгәрәген оештыручылардан берсе була һәм бу түгәрәк өчен русчадан файдаланып «Ике Хәсән» (1909), «Чәчәкләр арасында» (1912) исемле пьесаларын Һәм «Бизәнү» (1911), «Яшьләр алдатмыйлар» (1911) дигән оригиналь комедияләрен иҗат итә. 1910 елдан исә газета-журналларда аның романтик рухлы, мәхәббәт һәм табигатьне данлаган лирик шигырьләре күренә башлый. Бераздан алар, бергә тупланып, «Минем шигырьләрем» (1912) һәм «Яшь күңел» (1913) исемендәге ике җыентыкның эчтәлеген тәшкил итәләр.
1912—1916 елларда М. Фәйзи башта Орск шәһәрендә мануфактура кибетендә кассир, соңыннан шул төбәктәге авылларда китапханәче булып эшли һәм хезмәттән тыш бөтен буш вакытын укуга һәм иҗатка багышлый. Ул авыл халкының көнкүрешен якыннан торып өйрәнә, сабан туе, төрле бәйрәмнәр һәм туй йолалары белән кызыксына, халык авыз иҗаты әсәрләрен тырышып җыя. Аның бу чордагы әдәби иҗаты «Кызганыч» (1913), «Тәкъдирнең шаяруы» (1913), «Авыл бәйрәме» (1914) кебек драмалары белән билгеле. Бу әсәрләр шул заманда ук җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына һәм, театр сәхнәләренә күтәрелеп, тамашачының игътибарын яулый.
1916 елда Мирхәйдәр Фәйзи үзенең иҗатында гына түгел, гомумән бөтен татар драматургиясендә иң камил, иң халыкчан әсәрләрнең берсе булган мәшһүр «Галиябану» (беренче исеме — «Сәгадәтбану») драмасын иҗат итә. Әсәр беренче тапкыр 1917 елның 19 мартында Оренбургтагы профессиональ театр труппасы «Нур» тарафыннан сәхнәдә уйнала һәм шул беренче куелышында ук зур уңыш казана. Шуннан соң инде аның бүгенге көннәргә кадәр сүрелмичә дәвам иткән озын гомерле сәхнә тормышы башлана.
Драма дөнья әдәбиятында мәңгелек исәпләнгән темага — ике яшь кешенең саф-керсез мәхәббәте һәм бу мәхәббәтнең конкрет тормыш шартларындагы фаҗигале язмышын күрсәтүгә багышланган. Бер-берсен үлеп яратучы, гаделлек законнары буенча тиздән кавышырга тиешле егет белән кыз һәм аларның бу табигый теләкләренә аяк чалырга тырышучы явыз көндәш — менә шушы гадәти сюжет-композиция рамкалары эчендә М. Фәйзинең язучылык таланты гаять үзенчәлекле, проблемасы белән тирән социаль һәм тарихи мәгънәгә ия булган, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан югары дәрәҗәдә торган классик сәхнә әсәре тудыра. Автор үз әсәрендә революциягә кадәрге татар авылы тормышының җанлы картинасын күз алдына китереп бастыра һәм һәркайсы социаль тип дәрәҗәсенә күтәрелердәй, үзенчәлекле сыйфатларга, мөстәкыйль характерга ия булган тулы канлы, реалистик образлар галереясын иҗат итә.
«Галиябану» әсәренең татар драма әдәбиятына өстәгән яңалыгы тагың шунда: ул беренче буларак сәхнәгә җыр-музыка алып менә һәм татар сәнгатендә яңа бер жанрга — Мирхәйдәр Фәйзигәчә булмаган — музыкаль драма жанрына нигез сала. Соңыннан, Октябрь революциясеннән соң, «Галиябану» үрнәгендә татар сәхнәсендә күп санлы музыкаль әсәрләр һәм ахырда бу жанрның тагы да катлаулырак, югарырак төре булган опера үсеп чыга.
Бөек Октябрь революциясен Мирхәйдәр Фәйзи шатланып каршы ала һәм, сәламәтлеге начар булуга карамастан, үзенең бөтен көч-сәләтен яңа тормыш төзү эшенә җигә: башта туган якларында, ә 1919—1921 елларда Башкортстанның Бөрҗән-Тангаур кантоны Юлык исемле татар авылында культура-агарту эшләре алып бара, ахырда кантон үзәге Тимәстә драмтүгәрәк режиссеры һәм «Кызыл Урал» газетасы хезмәткәре вазифаларын башкара. 1923 елда М. Фәйзи берникадәр вакыт Казанда Үзәк шәрекъ китапханәсенең балалар бүлегенә җитәкчелек итә, аннары, докторлар кушуы буенча янәдән Башкортстанга кайтып, Тубинск руднигы эшчеләре клубы китапханәсендә, аннары Баймак китапханәсендә мөдир булып эшли.
Бу елларда драматург, яңа тормыш төзү идеаллары белән илһамланып, иҗат эшен тагы да ныграк җәелдереп җибәрә һәм гомеренең соңгы көннәренәчә (Мирхәйдәр Фәйзи 1928 елның 9 июлендә Баймакта вафат була) әсәрләр язуын дәвам иттерә. Аның бу чорда иҗат иткән «Урал суы буенда» (1918), «Асылъяр» (1920), «Ак калфак» (1922), «Адашкан күңел» (1923) кебек романтик эчтәлекле сәхнә әсәрләре, Октябрьдән соң авылда барган социаль үзгәрешләрне тасвирлаган «Кызыл Йолдыз» (1923) исемле мәгълүм драмасы һәм төрле характердагы инсценировкалары, хикәяләре, шигырьләре нәкъ менә шул иҗади активлык турында сөйлиләр. Гомумән, кыска гына иҗат гомерендә ул уналты оригиналь пьеса, берничә хикәя, ике йөзгә якын шигырь язып өлгерә, рус теленнән җиде сәхнә әсәре тәрҗемә итә, күп кенә фольклор материаллары җыеп бастыра. Мирхәйдәр Фәйзинең әдәби иҗаты тормыш материалын үзенчәлекле романтик формада гәүдәләндерүе һәм гомуми гуманистик рухы белән татар әдәбиятының якты һәм кыйммәтле бер сәхифәсе булып тора.