"ҖӘЙГЕ УКУЛАРГА - НӘТИҖӘ"

Күренекле татар шагыйре Гәрәй Рәхимнең “Иске самавыр торбасы” исемле китабы - Буралы авыл китапханәсендә "Җәйге каникулда иң күп укылган китап" дигән нәтиҗә ясалды. Аңлаешлы, җиңел тел белән язылган хыялый хикәя – тирә- юньне танырга өйрәтә. Көтелмәгән кызыклы вакыйгалар тулы хикәя - дуслык,татулык, туган җир, әдәп, әби - бабайлардан калган мирасыбыз кебек төшенчәләр белән таныштыра. ... Бер шәһәргә гаҗәеп хәбәр тарала. Шәһәр өстендә әкәмәт бернәрсә очып йөри икән. Бу Менделеев таблицасына кермәгән элемент та, кешелек дөньясына таныш булмаган яңа очу аппараты да түгел икән... Тик нәрсә соң ул? Нигә ул очып йөри? Әдип исемле малай әлеге күренеш белән ничек бәйле? Ул серле нәрсәнең зарары бармы? Балалар белән бу хикәяне бик кызыксынып укыдык, сорауларга җавапны да таптык: иске самавыр торбасы Буралы авылында яшәүче Шакиров Наил абый белән Сәрия апаларның бакчадагы агачына "бүтән китмәскә" дип "кайтып утырганын" күрдек, барып алдык һәм самавырга утырттык, чәй кайнаттык, аның һаман да халыкка кирәклеген аңлаттык, бездә калуын сорадык. Шуның белән хикәянең үзебез уйлап чыгарган өлеше дә тәмам...