Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

"ЧИШМӘЛӘР ИЛЕ СИН - БУРАЛЫМ!"

Балаларга туган авылыбызның иң гүзәл почмагы – чишмәләребезне һәм аларның кайларда булуын күрсәтер өчен, су - табигатебезнең иң кирәкле бер өлеше булуына инандырып, "Буралы чишмәсе"нә кечкенә сәяхәт кылдык. Аның барлыкка килү тарихы белән танышып, белемнәребезне тирәнәйттек. Чишмәбезнең суы белән йөзләребезне сафландырдык, авыз итеп карадык, өйдәге өлкәннәребезгә күчтәнәчкә алдык, чишмә буйларына чүп ташламаска, аны яратып, карап, саклап торырга кирәк дип сүз куештык.